Суд аны РФ ҖК 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (ата-ананың, суд карарын яки нотариаль таныкланган килешүне бозып, нигезле сәбәпләрсез балигъ булмаган баланы, шулай ук унсигез яшькә җиткән эшкә сәләтсез балаларны карау өчен акча түләмәве, әгәр бу берничә тапкыр кылынган булса).
Судта билгеләнгәнчә, гаепләнүче, законлы көченә кергән 2015 елның 14 сентябрендәге суд карары барлыгын белеп, балигъ булмаган балаларны карау өчен алимент түләтү турында суд карары һәм аңа карата башкарма производство кузгату хакындагы карар белән танышкан хәлдә, кече бала балигъ булганчыга кадәр барлык төр хезмәт хакының һәм (яисә) башка керемнең 1/3 өлеше күләмендә, ә аннары кече бала балигъ булганчыга кадәр 1/3 өлеш күләмендә ай саен алимент түләмәгән, шуңа бәйле рәвештә 2024 елның 9 февраленнән 2024 елның 21 июленә кадәр 154776 сум 05 тиен күләмендә бурыч барлыкка килгән. 2024 елның 21 июленә алимент түләү буенча бурычның гомуми суммасы 1665639 сум 32 тиен тәшкил иткән.
Суд утырышы барышында гаепләнүче кылган гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә үкенүен белдерде.
Суд карары белән аңа 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.
Хөкем карары законлы көченә әлегә кермәгән.