Баулыда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона этабы узды, аның оештыручысы - "Татарстан хатын-кызлары"төбәк иҗтимагый оешмасы. Конкурста Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 8 район катнашты.
Нигезләмә нигезендә катнашучылар 10 номинация буенча чыгыш ясарга тиеш иде. Безнең районны "Хатын-кыз-ана"номинациясендә Ирина Золотарева, "Мәдәният һәм рухият"номинациясендә Лилия Мәҗитова, "Минем язмышым-минем һөнәрем" номинациясендә Елена Абдуллина лаеклы тәкъдим иттеләр, алар конкурста җиңүчеләр булдылар.
"Хатын-кыз-бизнес леди" номинациясендә катнашучы дипломын Регина Гозәерова алды. Без конкурсантларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм барысына да яңа һөнәри җиңүләр телибез!