МТС Татарстанның 95 авылында яшәүчеләрне заманча элемтә белән тәэмин итте

2024 елның 6 декабре, җомга

МТС республиканың утыз дүрт районындагы туксан биш кечкенә авылны тизйөрешле интернет белән тәэмин итте. Цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы буенча МТС челтәренә тоташтырылган һәр торак пунктта уртача 350ләп кеше яши. Аларның иң аз санлысында, Әлмәт районының Сабанчы авылында, 70ләп кеше яши, иң зурысында – Лениногорск районының Ивановка авылында – 700ләп кеше. Кече торак пунктлар Арча һәм Мамадыш районнарында күбрәк тоташтырылган.

"Хәзерге цифрлы дөньяда сыйфатлы элемтә, яшәү территориясенә бәйсез рәвештә, уңайлы тормыш өчен база ихтыяҗына әверелде. Авыл халкына, шәһәр кешеләре белән беррәттән, дәүләт, мәгариф һәм күңел ачу платформаларыннан, мобиль кушымталардан, мессенджерлардан һәм башка цифрлы сервислардан файдалану өчен югары тизлекле интернеттан файдалану кирәк. Шуңа күрә челтәрне үстерү һәм өслекне киңәйтү программалары Татарстанның шәһәрләрен дә, кече торак пунктларын да колачлый. Кечкенә авылларның бер өлеше шулай ук эре федераль трассаларны элемтә белән тәэмин итү кысаларында челтәргә керә ала – мондый эшләр нәтиҗәсендә машина йөртүчеләр һәм юлдагы пассажирлар гына түгел, ә якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә уңайлы шалтырата һәм интернеттан файдалана ала», - дип сөйләде Татарстандагы МТС директоры Марат Кабанов.

2024 елда кече торак пунктларны МТС белән тәэмин итү Әгерҗе (Мордва), Азнакай (Сарлы, Чобар-Абдулла, Чекан, Чемодурово), Аксубай (Щербень, Яңа Кирәмәт), Актаныш (Татар Ямалы), Алексеевск (Коры Көрнәле, Шәмә, Чишмәләр, Югары Татар Майнасы) территорияләренә кагылды. Әлки районы (Иске Салман, Иске Тахтала), Әлмәт районы (Бота, Сабанчы, Яңа Суркино), Апас районы (Түбән Биябаш), Арча районы (Алан, Яңасала, Каенсар, Штырь, Субаш Аты, Нуса, Сәрдәбаш, Иске Иябаш, Иске Кырлай, Югары Азәк), Баулы районы (Ташлы, Югары Фоминовка, Николашкино, Удмурт Ташлысы), Балтач (Кушкетбаш), Бөгелмә(Ростовка, Ключи, Чирково, Победа, Андреевка), Югары Ослан (Килди), Биектау (Гарь, Суыксу), Алабуга (Мальцево, Олы Елово), Зәй (Сарсаз-Баграж, Кармалка, Кара Елга, Шикмамай), Зеленодольск (Иваново Уразласы, Үтәшкә), Кама Тамагы (Балтач), Кукмара (Чарлы, Битлянгур, Төркәш), Лениногорск (Ивановка), Мамадыш районы (Шәдче, Югары Ошма, Югары Яке, Яңа, Уразбахты, Иске Чабья, Кәрәзле Ерыкса, Кече Кирмән, Чаксы), Менделеевск районы (Енабердино, Туйгуҗа), Түбән Кама районы (Кызыл кисмә, Смыловка), Яңа Чишмә районы (Горшково), Нурлат районы (Вишневая Поляна, Бутаиха)), Питрәч (Надеждино, Белкино, Көбәк), Балык Бистәсе (Алтынчы Елга, Иванай), Саба (Яңа Мичән, Аккүл-Бигенәй, Сабабаш, Югары Шитсу, Уңыш, Сәрдә), Сарман (Сарысаз-Тәкерман), Тәтеш (Чуаш Черепаны, Келәш), Тукай (Яңа Мусабай, Кувады Авлаш), Чирмешән (Лагерка), Чистай (Югары Кондрата, Нарат-Елга, Булдырь, Татар Талкышы), Ютазы (Бәйрәкәтамак) районнарына кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International