Фикер алышуда төрле социаль учреждениеләр һәм оешмалар вәкилләре катнашты.
Иҗтимагый оешмалар вәкилләре инвалидларны пенсия белән тәэмин итүгә, социаль яклауга, ташламалар һәм адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә, шулай ук ташламалы юлламалар һәм тернәкләндерүнең техник чараларын бүлеп бирүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алырга мөмкинлек биргән уртак чараларның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр.