Баулыда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котладылар

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Барлык кыр эшләре тәмамланганнан соң, традиция буенча, районда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре хөрмәтенә бәйрәм тантанасы уза. Баулы районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә 650 кеше эшли. Бәйрәмдә тармакның алдынгы хезмәткәрләре, ветераннары катнашты.

Чара барышында район башлыгы Ильяс Гозәеров сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген авыл хуҗалыгы тармагына Татарстан җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә.

- Республикада авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик күп эшләр башкарыла, бүген безнең алда барлык төп күрсәткечләрне яхшырту бурычы куелган, - дип ассызыклады Ильяс Гозәеров. - Бүген бу тармакта эшләүчеләрнең барысы алдында да баш иябез - сезнең хезмәтегез бик кирәк һәм мөһим. Җиңел булмаган эшегездә сезгә бары тик уңышлар телим! 

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министры исеменнән аграрийларны Татарстан Республикасы азык-төлек Министрлыгының нәсел эше һәм терлекләрне үрчетү бүлеге башлыгы урынбасары Сәгыйрь Сәйфиев котлады.

Быел 22600 гектардан 39 мең тоннадан артык ашлык җыелган, уртача уңыш гектарыннан 17 центнер тәшкил итә. 

 - Киләчәккә бурычлар - чәчүлек мәйданнарын, уңышны арттыру һәм сөт терлекчелеген үстерү, - диде үзенең котлау сүзендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Талипов. - Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар һәм нәтиҗәле хезмәт телим! 

Җыелучыларны шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да котлады.

Бәйрәм бүләксез булмый. Аеруча зур уңышларга ирешкән авыл хезмәтчәннәренә дәүләт һәм җирле бүләкләр тапшырылды. Шәһәр һәм район үзешчәннәре, коллективлары концерт номерлары белән шатландырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International