Баулыда элеккеге шәфкать туташын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2024 елның 29 ноябре, җомга

Бу истәлекле көнне Әлфия Сәми кызын Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина, Баулы үзәк район хастаханәсе баш табибы Азат Сөнәгат улы Гайсин һәм иң якын балалары котлады.

Юбилярның хезмәт стажы 40 елдан артык. Аның сүзләренә караганда, хастаханә коллективы һәрвакыт бик әйбәт булды, грамоталы, үз эшен белгән табиблар, тәҗрибәле белгечләр эшләде.

- Йогышлы авырулар бүлегендә эшләдем, эштә кыенлыклар юк иде, җиңел эшләдем, ул вакытта яшь идек, сугыш балаларын берни белән куркытып булмый, - ди Әлфия апа.

Ире Әсгать белән Әлфия Сәми кызы 55 елга якын бәхетле гомер кичерә. Ике бала тәрбияләп үстерәләр, хәзер аның ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Бүгенге көндә Әлфия апа улы Илшат гаиләсендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International