Бүген күпбалалы әти, хәрби Филүс Нургалиев өчен үзенчәлекле көн. Хәрби хезмәткәр бүгенге көндә ялда һәм ул мондый мөһим вакыйгада зур шатлык белән катнашкан. Нургалиевларның уллары Камил туган.
- Борчылдык, көттек, безнең гаиләдә кем туса да бик шатбыз, - дип хисләрен тыя алмый Филюс. - Сугыш барган җирләрдә күп кенә кыйммәтләргә башкача карый башлыйсың, өйгә, гаиләгә, балаларга, туган якларга тарта.
Гөлия белән Рәфис Шәриповлар алтынчы тапкыр ата-ана булдылар, улларына Рузил дип исем кушканнар. Моннан тыш, гаиләдә өч малай һәм ике кыз тәрбияләнә. Гаиләнең иң яшь әгъзасын теркәүгә өлкән балалары да килгән. Тәҗрибәле ата-ана булуларына карамастан, Шәриповлар беренче тапкыр кебек борчылуларын белдерделәр.
- Гаиләгә яңа кеше килү һәрвакыт дулкынландыргыч, шул ук вакытта бик шатлыклы. Без барыбыз да аны көттек, балалар аны шатланып кабул иттеләр, хәзер безгә энеләрен карарга актив ярдәм итәләр, - диләр күпбалалы ир белән хатын.
Ләйсән һәм Владимир Будиннар гаиләсендә бер ай элек Злата исемле кыз туган.
- Әтиебез, әлбәттә, малай көткән иде, - дип елмая Ләйсән. - Дулкынландык, хәзер менә барыбыз бергә карыйбыз, төннәрен ирем белән йокламыйбыз, бу мәшәкатьләрнең барысы да күңелле һәм шатлыклы. Мондый гаилә бәйрәмнәрен оештырганыгыз өчен рәхмәт, барысы да тантаналы шартларда уза, бүген рәхәтләнеп катнашабыз.
Әмир, Элиза, Виктория Злата, Рузил, Мәдинә, Камил – болар барысы да күптән түгел генә дөньяга килгән балалар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Әхмәтова иң изге теләкләр белән балалар тууны дәүләт теркәвенә алды. Ата-аналар туу турындагы акт язмаларына үз имзаларын куйдылар.
Бәхетле гаиләләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады.
- Тормышыбыздагы кыенлыкларга карамастан, сез балаларны, сез гаиләне сайладыгыз, мин сезнең алда баш иям, сез безнең заман героинялары, – диде ул әниләргә. - Гаиләләрегездә һәрвакыт үзара аңлашу, тынычлык хөкем сөрсен, ә балалар сезне уңышлары белән сөендерсен.
Котлаудан соң гаиләләргә балаларының беренче документлары - туу турында таныклыклар тапшырылды. Шулай ук Илмира Хөснуллина аларга район башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Бу елның 10 аенда Баулыда барлыгы 133 бала туган.
Айгөл Идиятуллина