18 ноябрьдә 6- нчы санлы мәктәпнең актлар залында Баулы муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Комиссия утырышында мәгариф оешмалары вәкилләренең «Балигъ булмаганнарга карата җинаятьчел ниятләрне профилактикалау», «Хокук бозуларны һәм хокукка каршы гамәлләрне профилактикалау эшен оештыру» мәсьәләләре буенча отчётлар тыңланды.