2024 елның беренче тугыз аенда «Халык инспекторы» системасы аша Татарстан дәүләт инспекциясенең төбәк бүлекләренә Татарстан юлларында юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү турында 61 205 хәбәр килгән. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр иттеләр.
«Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда 2014 елда ук булдырылган иде.
Телефонга урнаштырыла торган кушымта, кулланучыларга юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәргә мөмкинлек бирә. Алынган материаллар дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә алга таба карау һәм хокук бозучыларга карата чаралар күрү өчен җибәрелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы мәгълүмат, хокук бозу вакытында төшерелгән 30 секунд дәвамлы кыска видеороликлар рәвешендә теркәлә.
Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов сүзләренчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы хәбәрләр системасын кулланучылар өчен бүләкләү кертелгәннән соң, хәбәрләр күбрәк килә башлаган.