Баулылы "Герой атасы" фотопроектында катнашачак

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә  һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләрен фотога төшерделәр. 

Әлеге фотосессия Россия Федерациясе Дәүләт Думасы инициативасы буенча "Герой атасы" фотопортретларының төбәк күргәзмәсенә әзерлек өчен оештырылды. 

Проектта Баулы районыннан Черемухин Николай Васильевич катнашты.

Фотосессия тәмамлангач, Николай Васильевич "Ватанны саклаучылар" фондының социаль координаторы Марта Лендяева белән СВО кырларыннан күчмә трофей техникасы күргәзмәсендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International