Бүген Баулы муниципаль район Советының утырышлар залында, Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы профсоюз оешмаларының сайланулы органнары эше буенча, профсоюз Уставының һәм Профсоюзның 2020-2025 елларга эшчәнлек программасының үтәлеше буенча йомгаклау конференциясе узды.
Конфенция эшендә районның профсоюз активыннан 48 делегат катнашты. Көн тәртибендә РФ Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Гомумроссия һөнәри берлеге Татарстан республика оешмасының XXXII хисап-сайлау конференциясенә делегат сайлау, профсоюзның Татарстан республика оешмасының республика комитеты составына кандидатлык күрсәтү мәсьәләләре күтәрелде.
Утырыш ахырында профсоюз активистлары һәм социаль партнерлар бүләкләнде.