Баулыда яшәүче хезмәт ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды

2024 елның 15 ноябре, җомга

Баулы шәһәрендә яшәүче Гамир Инсап улы Тәхавиев 90 яшь тулды.

Ул олуг юбилеен балалары һәм туганнары кадер-хөрмәтендә каршы алды. Юбилярны Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин тәбрик итте. 

Гамир Тәхавиев тумышы белән Яңа Чүте авылыннан. Илле елга якын колхозда тракторчы, комбайнчы булып эшләп, күп санлы мактау грамоталары, "Хезмәт батырлыгы өчен" медале белән бүләкләнгән, "Хезмәт ветераны", "Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре" мактаулы исемнәренә лаек булган. 

Гамир ага тормыш иптәше Тәүхидә апа белән 60 ел бергә дус-тату гомер иткәннәр, дүрт бала үстергәннәр. Бүгенге көндә юбиляр улы Венир һәм килене Сөмбел тәрбиясендә яши, тормыш иптәше вафат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International