"Кояшлы куян" конкурсы старт алды

2024 елның 15 ноябре, җомга

11 ноябрьдә Халыкара энергияне сак тоту көнендә «Кояшлы куян» балалар иҗат эшләре Республика конкурсы старт алды.

«Татэнергосбыт» АҖ Казанның һәм Татарстан Республикасының 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларны «Кояшлы куян» энергияне саклау темасына иҗади эшләр конкурсында катнашырга чакыра. Конкурс инде уналтынчы мәртәбә уздырыла. Анда Татарстанның алтмыш торак пунктыннан биш меңнән артык бала катнашты.

Әлеге чара балаларның иҗади активлыгын стимуллаштыруга юнәлдерелгән, шулай ук пропаганда характерында – балаларда энергияне сак тоту тәртибен формалаштыруга ярдәм итә. Проектта катнашулары белән балалар әйләнә-тирә дөньяга, тормышка һәм үз-үзләренә сакчыл карарга омтылуларын белдерәләр һәм табигатебез, энергетика ресурслары сагында торалар. Шулай ук максатларның берсе - энергия куркынычсызлыгы Кагыйдәләрен бозу сәбәпле балалар травматизмын кисәтү. 

2024 елда катнашучылар саны рекордлы булды. Без Татарстанның төрле почмакларыннан төрле яшьтәге балаларның 500дән артык эшен карадык. Алар кызыксынып толстовкалар өчен уникаль принтлар эшләделәр; график планшет һәм цифрлы графика ярдәмендә иҗади эшләр ясадылар; фәнни эшләрне төшерделәр; үзләренең шигъри әсәрләрен, шигырьләрен бик талантлы һәм илһамланып укыдылар һәм гадәттәгечә үзләренең гадәти булмаган рәсемнәрен җибәрделәр! Конкурсның темасы, алдагы еллардагы кебек үк, безнең көннәрдә дә актуаль булган энергияне саклау һәм электр энергиясен дөрес куллану мәсьәләләре булды. Конкурска сылтама:https://vk.com/video-218206895_456239077?access_key=c93eb505e929b7d199.

Бүген без «Кояшлы куян» конкурсының яңа этабы башлануын игълан итәбез, аңа 2025 елның маенда нәтиҗә ясаячакбыз.

Үз фикерләрен белдерергә, иҗат аша энергияне сак тоту проблемасын үз күзаллауларын күрсәтергә, димәк, табигатьне саклауга өлеш кертергә теләүчеләрне без конкурста катнашу шартлары белән үз сайтыбызда www.tatenergosbyt.ru. танышырга чакырабыз.

Элекке дүрт номинациягә без яңасын өстәдек - «анимацион ролик»:

* Мерч

* Цифрлы рәсем сәнгате

• Классик рәсем

• Видеоролик

• Анимацион ролик

«Анимацион ролик» номинациясендә катнашу өчен территорияләрне үстерү фонды белгечләре тарафыннан эшләнгән «ТЭКА-МУЛЬТ» укыту интернет-сервисы кулланылачак, аның ярдәмендә мәктәп укучылары үзләренең оригиналь мультипликацион проектларын махсус әзерлексез төзи алалар. Сайтта теркәлү узгач https://mult.igra-jeka.ru иҗади бәйгедә катнашучылар үз идеяләрен анимацион роликта тормышка ашыра һәм аны «Кояшлы куян «энергияне сак тоту темасына балалар иҗади эшләре конкурсы»дигән махсус бүлектә урнаштыра алалар.

Әгәр дә сез креатив һәм талантлы булсагыз, үз эшләрегезне җибәрергә ашыгыгыз һәм кыйммәтле бүләкләр: модалы толстовкалар, футболкалар, бейсболкалар, киндер сумкалар, портатив колонкалар, балалар сәгате, чыбыксыз колакчыннар, рәссам өчен зур җыелмалар һ.б. отыгыз. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча без җиңүчеләрне, призерларны һәм катнашучыларны дипломнар һәм катнашу турында сертификатлар белән бүләклибез. 

Конкурс эшләрен «Татэнергосбыт» АҖнең теләсә кайсы филиалына яки клиентларга хезмәт күрсәтү офисына алып килергә, шулай ук почта аша түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: 420059, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин ур., 110 «В».

Эшләрне тәкъдим итү кагыйдәләре, үткәрү шартлары һәм конкурс нәтиҗәләре белән «Татэнергосбыт» компаниясенең рәсми сайтында www.tatenergosbyt.ru «Матбугат үзәге» бүлегендә танышырга мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International