Баулыда "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез" республика фестиваленең муниципаль этабы узды

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы  — Тарихта без эзлебез" республика фестиваленең муниципаль этабы узды. Фестиваль Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты җитәкчелегендә алтынчы ел уздырыла. Фестивальнең максаты — буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту, гаилә традицияләрен һәм гаилә, төбәк тарихы белән кызыксынуны саклау.

Фестивальдә Баулы районыннан 12 гаилә катнашты. Барлык катнашучылар да иҗади номерлар, милли гаилә ризыклары һәм үз шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Һәр гаилә үз мәдәнияте һәм традицияләре белән уртаклашты.

Фестивальнең муниципаль этабында Кузьминнар гаиләсе җиңүче булды, алар фестивальнең зона этабында Баулы районы данын яклаячак. Икенче урында - Оганян гаиләсе, өченче урында - Хәйруллиннар гаиләсе.

Җиңүче гаиләләргә сертификатлар, ә калган катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International