Бүген, 13 ноябрь көнне, район мәгариф бүлегендә Баулы районында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды, чара Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина рәислегендә узды. Анда Әлмәт шәһәренең "СПИДны профилактикалау Республика үзәге һәм ТР ЙА ССМ" филиалы белгечләре катнашты.