ОРВИ белән авыручылар арта

2013 елның 25 октябре, җомга

Гигиена һәм эпидемиология үзәге мәгълүматлары буенча, агымдагы айның беренче ике атнасында авыручылар саны 348 кеше тәшкил иткән, аларның күпчелеге — 14 яшькә кадәрге балалар. Чагыштыру өчен: сентябрьнең соңгы ике атнасында 276 авыру теркәлгән, шуларның 193е - балалар. Авырулар саны эпидемиология чиген узмый. Табиблар баулылыларга әлегә грипп диагнозын куймаганнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International