Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты Дәүләт автоинспекциясе һәм ТР ЮХИДИ юл-патруль хезмәтенең аерым махсуслаштырылган батальоны вәкилләре белән берлектә, Баулы шәһәренең гомуми белем бирү мәктәпләре янындагы җәяүлеләр кичүләрендә, яктылыкны кире кайтара торган элементлар өләшү буенча акция уздырды.
Әлеге акция укучыларның игътибарын тәүлекнең караңгы вакытында куркынычсызлыкны арттыру өчен киемдә яктылык кайтаручы элементлар киюгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Яктылыкны кире кайтара торган элементлар җирле бюджет акчаларына сатып алынды, шундый ук акцияләр шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге мәктәпләр һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре янындагы җәяүлеләр кичүләре янында даими үткәреләчәк.