Газ җиһазлары белән файдалану кагыйдәләре турында белешмә

2024 елның 8 ноябре, җомга

Халыкка ел саен газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм төтен һәм вентиляция каналларының торышын даими тикшереп тору тәкъдим ителә. Әгәр дә ниндидер прибор сафтан чыккан икән, аны мөстәкыйль рәвештә ремонтларга ярамый. Газ хезмәтенә «112» яки «104» ашыгыч оператив хезмәтләренең Бердәм телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең «Бөгелмәгаз» ЭПУ Баулы РЭГС авария-диспетчерлык хезмәте телефоны: (85569) 5 53 21.

Газ хезмәте белгечләре ел саен торак биналардагы җиһазларның төзеклеген тикшерәләр һәм анда яшәүчеләргә газ куллану кагыйдәләре турында сөйлиләр.

Газ плитәләре, су җылыткычлары һәм башка җиһазларның хезмәт итү вакыты һәм куллану куркынычсызлыгы буенча үзенчәлекләре бар. Өйләрдә һәм фатирларда эшли торган көнкүреш газ приборларын имин эксплуатацияләү өчен газ кулланучы кешеләр җаваплы.

Газ җиһазлары белән эш итүнең төп кагыйдәләре:

- газ приборларын урнаштыру һәм ремонтлауны бу төр эшкә тиешле рөхсәт алган белгечләргә генә ышанырга;

- балаларны газ приборлары янына кертмәскә;

- плитәне мөстәкыйль рәвештә төзәтмәскә һәм аны фатирны җылыту өчен кулланмаска;

- төтен чыгаргычларны тикшерергә.

Бинада газ исе барлыкка килгәндә, авария һәм штаттан тыш хәлләр булганда кирәк:

- газ приборларыннан файдалануны кичекмәстән туктатырга;

- приборларны һәм приборларга барган краннарны ябарга;

- бинаны җилләтү өчен тәрәзәләрне яки форточкаларны ачарга;

- электр приборларын һәм электр яктыртуны кабызмаска һәм сүндермәскә;

- тәмәке тартмаска һәм ачык ут кулланмаска;

- бинадан чыгып китәргә, күршеләрне кисәтергә һәм урамга чыгып, газ авария хезмәтен чакырырга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International