Егетләр өчен аеруча дулкынландыргыч көн – алар бер елга якыннары белән саубуллашалар. Хис-кичерешләрне беркем дә яшерми – улларын озатырга килгән ата-аналар да, хәрби хезмәткә чакырылучылар үзләре дә.
– Бүген туганнарым белән аерылышу бик авыр, әти-әниемә рәхмәт, алар миңа һәрвакыт ярдәм итеп торалар, -ди армиягә чакырылучы 19 яшьлек Дмитрий Фокин. - Кәефем яхшы, хезмәт итәргә әзермен, бер ел файдага булыр дип ышанам.
Озакламый яңа хәрбиләрне хәрби комиссариат бинасына керергә чакырдылар – биредә булачак солдатларга үгет-нәсыйхәт сүзләре әйттеләр.
Армиягә китүче егетләрне озатырга район Башкарма комитеты җитәкчесе, район чакырылыш комиссиясе рәисе Данияр Бакиров та килде.
– Сезгә бу юлны намус белән һәм лаеклы үтеп, исән-сау, үз эшегезнең чын профессионаллары булып кайтуыгызны телим, - дип мөрәҗәгать итте ул аларга.
Данияр Бакиров билгеләп үткәнчә, РФ оборона Министрлыгы боерыгы нигезендә, әле хезмәт итәргә киткән бер генә солдат та махсус хәрби операция уздыру зонасына эләкмәячәк.
Баулыларның күпчелеге десант һәм коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк, аларның географиясе шактый киң – Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр. Бер ел эчендә егетләргә күп нәрсәне узарга һәм күп нәрсәгә өйрәнергә туры киләчәк.
Ел ахырына кадәр безнең районнан 40 тан артык яшь кеше җибәреләчәк. Көзге чакырылыш кампаниясе 1 октябрьдә старт алды һәм 31 декабрьдә тәмамланачак.