«Чулпан» мәдәни үзәге фойесында Баулы районында яшәүче халыкларның милли мәдәниятен чагылдырган интерактив мәйданчыклар урнаштырылган иде. Бәйрәм кунаклары рус, татар, удмурт, чуаш мәдәни мохитенә чумып, милли бизәнү әйберләре, курчаклар ясау, чабата үрү, чигү, туку һәм агач эшләнмәләрне ясау буенча мастер-классларда катнаштылар. Биредә үк декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе урнаштырылган иде, анда Баулының танылган осталарының эшләнмәләре күрсәтелде, алар янында Ганс Сәйфуллин исемендәге Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучыларының эшләрен күрергә мөмкин иде.
Баулы төбәге табигатенең матурлыгын бәйрәм кунаклары рәссамнар күзлегеннән күрделәр. Кунакларга «Баулы киңлекләре» картиналар күргәзмәсе күрсәтелде, анда җирле рәссамнар гына түгел, республикабызның башка шәһәрләре һәм районнары осталары да катнашты.
Баулы районы мәдәният көне концерт программасы белән дәвам итте. Барлык катнашучыларны ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, Баулы муниципаль районының Мактаулы гражданины Альберт Хәбибуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин сәламләде.