Апрельдә «Урманфест» хәйрия акциясенә нигез салучылар тарафыннан «Агач утырт һәм үстер» конкурсы игълан ителде. Конкурс кысаларында оештыручылар икенче сыйныф укучыларына, орлыкларны дөрес чәчү кагыйдәләрен, үсентеләрне карау һәм агач утырту буенча адымнарны аңлатып, торфлы таблеткалар һәм орлыклар тараттылар. Катнашучылар үз өйләрендә нарат орлыкларын ничек үстерүләре турында конкурска фоторәсемнәр җибәреп торганнар. Ә инде яз көне укучылар әти-әниләре белән бу үсентеләрне мәктәп территориясенә үзләре утыртачаклар.
Яромир Попов, Артем Чернов, Ранэль Таһиров, Алмаз Бердыев, Марк Зайцев конкурста җиңүчеләр булдылар. Балаларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады. Ул балаларга мондый игелекле эштә катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Акцияләрдә мөмкин кадәр күбрәк балалар һәм аларның гаиләләре катнашуын теләде.