2024 елның 8-29 октябрендә финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачеты уза. Катнашучылар финанс мәсьәләләрендә ни дәрәҗәдә яхшы ориентлашуларын тикшерә алалар. Биремнәрнең саны һәм катлаулылыгы катнашучының яшенә бәйле.
Зачетны узу 20 минуттан да артмаячак. Берничә тапкыр узып карарга мөмкин.
Проектның сайты: finzachet.ru.
Өстәмә рәвештә Россия Банкының финанс агарту буенча онлайн-проектларының көзге сессиясе турында хәбәр итәбез, ул 13 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Финанс грамоталылыгының Онлайн-дәресләре (dni-fg.ru) шәхси финанслар белән дөрес эш итүгә, финанс инструментларын сайлауга һәм рациональ файдалануга, иминиятләштерүгә, салымнарга һәм булачак пенсиягә багышланган.
Өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрдә (pensionfg.ru) тыңлаучылар милли валюта формалары, банк хезмәтләреннән куркынычсыз һәм нәтиҗәле файдалану, финанс инструментларын сайлау, заманча онлайн-технологияләрне куллану, акчасыз түләүләрне тиз башкару, үз мөлкәтең белән эш итү, мирасны рәсмиләштерү, шулай ук мошенниклардан саклану турында беләчәк.
"Финанс навигаторы" Онлайн-программасы (investor.dni-fg.ru), «Грамоталы инвестор» һәм «Финанс навигаторы" блокларыннан торучы, инвестицияләү нигезләрен һәм принципларын өйрәнергә, финанс инструментларын сайларга һәм үз финанс максатларын исәпкә алып портфель формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.