9-13 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының кискен һәм сизелерлек үзгәрүе көтелә.
9 октябрьдә республикада һава торышы Россиянең үзәк районнарыннан күчкән циклон тәэсирендә формалашачак. Атмосфера фронтлары үткәндә яңгырлар көтелә. Төнлә температура +6 ..+11°, көндез +8..+13°, көньяк районнарда +16°га кадәр.
10 октябрьдә, циклон көньяк-көнчыгышка таба киткәч, безнең районнар башта аның тылында булачак, аннары, көн дәвамында, төньяк антициклоны йогынтысына дучар булачак. Яңгыр, нигездә, ТРның көньяк һәм көнчыгыш районнарында ява. Температура сизелерлек түбәнәя һәм төнлә 0 ..+5°, көндез +3..+8°була. Төньяк-көнчыгыштан секундына 15 метр тизлектә көчле җил исәчәк.
11-13 октябрьдә Татарстан бик салкын төньяк антициклоны йогынтысына дучар булачак. Явым-төшем фаразланмый, көндезге максималь температура 11 һәм 12 октябрьдә +2.+8° , 13 октябрь - +5..+10°булачак. 11 октябрь төнендә температура +2 ..-3°кадәргә, 12-13 октябрьдә -2 ..-8°кадәргә төшәчәк. Бу чорда уртача тәүлек температура нормадан 4-6 градуска түбәнрәк булачак.
Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч тудыра.
6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм башка бина элементлары да тудыра ала.