"Минем бизнес. WB белән старт" форум-марафоны

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Ике атналык "Минем бизнес. WB белән старт" форум-марафоны Татарстан эшмәкәрләре өчен 14-28 октябрьдә башлана.Форум - марафон кысаларында катнашучылар Wildberries маркетплейсының бөтен экосистемасы буенча белем алачак, шул исәптән шәхси кабинетны теркәү, реклама инструментлары кебек юнәлешләр, шулай ук яңа юнәлешләр – WB Travel һәм Цифрлы WB белән танышачак. 

Теркәлү өчен гадиләштерелгән өстәмә форма https:/ / pyrus. com/form/1509595 булдырылган

Өстәмә мәгълүмат https://ecom.tatar/education_marathon сайтында

Килеп туган сораулар буенча электрон сәүдә үзәгенә 8(843) 222-9-222 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International