«Халык контроле»нә легаль булмаган алкоголь сату турында хәбәр итүчеләр бүләк алырга мөмкин

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы кулланучылары, Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында “Халык контроленә” хәбәр иткәндә, бүләк ала ала. Түләүләр күләме 1000 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итәчәк.

2017 елның 2-нче ноябреннән Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында “Алкогольле һәм (яки) спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу” дигән яңа ябык категория кертелде. Ул гражданнарның Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукцияне ваклап сату челтәрендә законсыз сату фактларын һәм шәхси затларның легаль булмаган сәүдәсен ачыклау буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итүләрен җиңеләйтә.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталы кулланучылары, Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында “Халык контроленә” хәбәр итүчеләр бүләк ала ала.

Түләүләр күләме 1000 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Закон бозу факты расланса, акча түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International