Тавыш сиреналарын җибәреп, халыкка хәбәр итүне планлы тикшерү

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының 2024 елның 29 августындагы 1322/199 номерлы «Татарстан Республикасы халкына үзәкләштерелгән хәбәр итүнең төбәк автоматлаштырылган системасының әзерлеген комплекслы тикшерүне әзерләү һәм уздыру чаралары турында» уртак боерыгы нигезендә, 2024 елның 2 октябрендә Мәскәү вакыты белән 10.40 сәгатьтә Татарстан Республикасында халыкка тавышлы сиреналар кулланып хәбәр итүне планлы тикшерү үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International