27 сентябрьдә Татарстан республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
-төнлә һәм иртән көньяк, көнчыгыш районнарда -1 градуска кадәр кырау төшүе көтелә;
- көндез һәм кичен секундына 15-17 метр тизлектә искән көчле җил.
Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Һавада һәм туфрак өстендә кырау төшкәндә халыкка киңәшләр.
Кыраулар аркасында авыл хуҗалыгы культуралары, җылылык сөюче үсемлекләр зарарлану һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсемлекләрне кыраудан саклау чараларын күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне каплау яшь шытымнарны кыраудан коткару өчен бакчачылар тарафыннан аеруча еш кулланыла торган ысул булып тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрирланган кәгазь, пленка, салам яисә камыш маты). Культураларны туңудан төтен чыгару ярдәмендә дә сакларга мөмкин. Моның өчен төтен шашкалары яки төтен өемнәре кулланып та була. Төтен шашкасына матдә катнашмасы тутырылган, ул, янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз күп төтен бүлеп чыгара. Төтен 8-10 минут эшли. Төтен өемнәре әзерләү өчен чи салам, чыбык - чабык, үлән, торф, яфрак, пычкы чүпләре, чүп үләне, көнкүреш чүп-чарлары кулланалар. Бакчаны кыраудан ут сакламый, ә төтен саклый, ул җир өстенә җәелә һәм аның җылысын саклап, салкын төшүгә мөмкинлек бирми.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч тудыра.