Татарстанда илкүләм проект буенча эре нефть химиясе компаниясе өчен тәэмин итүчеләр көне узачак

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

10 октябрьдә, «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, җитештерү бизнесы продукциясен сату базарларын киңәйтү максатында, «СИБУР» ҖЧҖ Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы белән берлектә, тәэмин итүчеләр көнен үткәрәчәк.

ТР икътисад Министрлыгы һәм «Иннокам» кластер үсеше үзәгенең бизнес очрашуын уздыру инициативасы предприятиеләр арасындагы диалогта конструктив якын килүнең индикаторы булып тора һәм КУЭ субъектларының сату базарларын киңәйтү һәм кооперация элемтәләрен үстерү буенча «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проектының максатларына туры килә.

Оештыручылар синергетик эффектны билгелиләр - компанияләр бер яктан үз предприятиеләре тирәсендә тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр кластерын формалаштыралар, икенче яктан эре проектларны гамәлгә ашыруга Татарстаннан подрядчыларны җәлеп итәләр.

Татарстан икътисад Министрлыгы мәгълүматы буенча, кече һәм урта бизнесны эре җитештерү предприятиеләре һәм федераль ритейлерлар белән кооперацияләү өчен 2023-2024 елларда 7 Тәэмин итүче көне үткәрелгән. Анда төзелеш, машина төзелеше, нефть химиясе һәм сәүдә өлкәләрендәге 21 эре предприятие һәм 1250дән артык катнашучы - КУЭ субъектлары катнашты. Чаралар йомгаклары буенча 300 эшмәкәр 2 млрд сумлык контрактлар белән эре бизнесны тәэмин итүчеләр булган да инде.

Очрашуда «СИБУР» ҖЧҖ вәкилләре үз тәэмин итүчеләренә карата таләпләр әйтәчәкләр, катнашучы предприятиеләрнең компанияләр ихтыяҗларын ябу өчен потенциаль тәэмин итүчеләр сыйфатында чыгыш ясау тәкъдимнәрен караячаклар. Предприятиеләргә кызыксындырган мәсьәләләр буенча шәхсән фикер алышу һәм 5 юнәлеш буенча B2B очрашуларында үз продукциясен тәкъдим итү мөмкинлеге булачак:

· җиһазлар һәм материаллар сатып алу, 

· инвестиция проектлары өчен сатып алулар, 

· химик продукция, чимал, савытлар һәм төргәкләр сатып алу, 

· технологик бәйсезлек һәм импортны алмаштыру,

· ИТ-җиһазлар һәм программа тәэминаты сатып алу.

Чараның программасы белән танышырга һәм теркәлү узарга түбәндәге сылтама буенча мөмкин: https://dp.compot.dev 

Очрашу Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-паркта, Казан шәһәре, Спартак ур., 2 адресы буенча узачак. Чарага 2024 елның 7 октябренә кадәр теркәлгән катнашучылар керә ала. 

Оештыручылар булып "Минем бизнес" үзәге һәм КУЭ корпорациясе ярдәмендә Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы һәм "ҮКР "Иннокам" АНО тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International