26-29 августта «Минем бизнес» үзәге социаль контрактны алучылар өчен онлайн-укыту уздырачак. Социаль контрактлар нигезендә 350 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме алу өчен укыту программасы «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты ярдәмендә бушлай уза.
Татарстанда яшәүчеләр индивидуаль эшмәкәрлек эшчәнлеген яки үзмәшгуль буларак эшчәнлекне гамәлгә ашыруга социаль контракт төзи алалар. Социаль контракт төзегәндә дәүләттән 350 мең сумга кадәр грант алырга мөмкин.
Программада катнашучыларны, ярдәм алу өчен мәҗбүри шарт булган бизнес-план төзергә, «Минем бизнес» үзәгендә «Эшмәкәр әлифбасы» бушлай онлайн-курсында өйрәтәчәкләр. Шулай ук үзәк белгечләре катнашучыларны эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләренә һәм башка файдалы бизнес-күнекмәләргә өйрәтәчәкләр.
Теркәлү өчен МСП.РФ (https://xn--l1agf.xn--p1ai/) цифрлы платформасына узыгыз.
«Мой бизнес | Республика Татарстан» Telegram-каналында иң әһәмиятлесен күзәтегез, (https://t.me/dom_pred_fpp_rt) шулай ук безне «Дзен»да (https://dzen.ru/dom_pred) укыгыз.