Татарстан экспортерлары сорауларына Африканың дустанә илләре - Марокко, Нигерия һәм Эфиопиядәге РФ сәүдә вәкилләре җавап бирәчәк. Африка илләре базарларын үзләштерүгә багышланган вебинарлар "Кече һәм урта эшмәкәрлек" һәм "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проектлары кысаларында уза.
1. 14 августта 13.00 сәгатьтә "Нигериядәге сәүдә вәкиле белән сәгать" вебинары. Теркәлү 13 августка 15.00 сәгатькә кадәр. Теркәлү өчен сылтама https://forms.gle/PqJfpEMdDBTYh4un9;
2. 22 августта 11.00 сәгатьтә "Эфиопиядәге сәүдә вәкиле белән сәгать" вебинары. Теркәлү 21 августка 15.00 сәгатькә кадәр. Теркәлү өчен сылтама https://forms.gle/pmh3BLwctzXXh8ZR8.
Спикерлар яңа экспорт базарларына чыгу һәм үзләштерү мөмкинлекләре, экспортерлар очрашырга мөмкин булган киртәләр, Африка илләре бизнесы вәкилләре белән хезмәттәшлектә милли һәм мәдәни үзенчәлекләр турында сөйләячәк.
Вебинарларга сылтамалар теркәлгән катнашучыларга электрон почтага җибәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш алып баручы яки башларга планлаштыручы җитештерүчеләргә ярдәм «Минем бизнес» үзәге һәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында экспортны яклау үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Хезмәтләрне һәм ярдәмне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт»цифрлы платформасында алырга мөмкин.
Эшмәкәрләргә ярдәм итүнең актуаль чаралары белән Татарстан Республикасы «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча танышырга була: 8 (843) 524-90-90.