Татарстан Республикасы Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары Роспотребнадзор Идарәсе территориаль бүлегендә, Баулы шәһәре, Ленин урамы, 27 йорт адресы буенча, үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын арттыру максатыннан 2024 елның 8 августында 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм «ачык ишекләр» көне узачак.
Эшмәкәрләрне бердәм «ачык ишекләр» көнендә кабул итү 8(85569)5-63-63, 5-63-62 телефоннары аша алдан язылу буенча башкарылачак. Эшмәкәрләргә кызыксындырган сорауларын күрсәтү дә мөһим.