Агымдагы елның августыннан Татарстанда 2023 елда эшләгән 125 меңнән артык пенсионер арттырылган пенсия алачак

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр,  алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта,  картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.

Узган елда кешенең шәхси счетына пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган акчалар кергән булса, туендыручысын югалту буенча пенсияләр дә арттырылачак.

Пенсияләрнең арту күләме пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югарырак булса, пенсия дә шулкадәр күбрәк артачак. Максималь  артым  өч пенсия коэффициентын тәшкил итә. Шәхси пенсия коэффициентының(ИПК) күпме тупланган булуын шәхси счеттан өземтә алып карарга була, аны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша соратып алырга мөмкин.

Пенсияләрнең ел дәвамында барлык планлы арттырулары кебек үк, августтагысы да автомат рәвештә яңадан исәпләнә, шуңа күрә пенсионерларга яңа күләмдә түләүләр алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Татарстанлыларга август аенда пенсия арттырылган күләмдә  стандарт график буенча күчереләчәк.

«2025 елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге барлык эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне яңартачак. Алар өчен индексация эшләмәүче пенсионерлар белән беррәттән узган елгы инфляцияне исәпкә алып гомуми нигезләрдә үткәреләчәк. Индексация, 2016-2024 елларда булган арттыруларны исәпкә алып, пенсия суммасына ясалачак. Бу- эшләүче пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү теркәлеп барылган, әмма түләнмәгән чор. Мәсәлән, эшләүче пенсионерның пенсиясе 17,4 мең сум тәшкил итә. Узган өч ел эчендә ясалган индексацияләрне исәпкә алып теркәлгән пенсия 23,4 мең сум тәшкил итә. Бу- пенсионерның шәхси счетында исәпкә алынган югарырак күләм, һәм индексация нәкъ менә аның буенча саналачак. Ә  арттыру пенсионер хәзер кулына ала торган пенсиягә- 17,4 мең сумга  билгеләнә. Пенсионер эшләүдән туктагач, аның индексация хисабына арттырылган  пенсиясе, теркәлеп барылган барлык өстәмәләрне кушып арттырылачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Социаль һәм пенсия тәэминаты мәсьәләләренә кагылышлы сораулар туган очракта         8 800 100 0001 телефоны аша (шалтырату бушлай) Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була.

Шул ук телефон номеры буенча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең барлык клиент хезмәтләренә кабул итүгә язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International