2013 елның 13 октябрендә Баулы шәһәрендә яшәүче Шарапова Зәйтүнә Камали кызына 95 яшь тулды.

2013 елның 13 октябре, якшәмбе

Зәйтүнә Камали кызы лаеклы ялга киткәнче шәфкат туташы булып эшләп,  36 ел гомерен район үзәк хастәнсенә биргән. Бер ул тәрбияләп үстергән, 3 оныгы, 1 оныкчыгы бар.

Зәйтүнә Камали кызының уңганлыгына, булганлыгына сокланырлык: олы яшьтә булуына карамастан йортын һәм бакчасын тәртиптә тота, ә кәрәзле телефон белән оста куллануы  килгән кунакларны шаккаттырды.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International