Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Аграр сектор – район икътисадының мөһим бер тармагы. Быел, табигать көйсезлегенә дә карамастан, районыбыз хезмәтчәннәре хезмәт сөючән һәм тырыш булулары нәтиҗәсендә кышка җитәрлек күләмдә терлек азыгы тупладылар, бөртеклеләр, яшелчә һәм бәрәңге уңышын югалтуларсыз җыйнап алу өчен зур көч куйдылар. Бүгенге көндә беренче планга сөт һәм ит җитештерү дәрәҗәсен саклап калу бурычы куела. Бу көннәрдә көзге ярминкәләр уза, авыл эшчәннәре анда, арадашчылардан тыш, үзләре җитештергән продукцияләрне сата алалар.
Болар барысы да Баулы районы авылларының үсеш алуы турында сөйли. Моңа авыл җирлегендә эшмәкәрлеккә булышу, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, клублар, медпунктлар, суүткәргечләр һәм башка объектлар төзү буенча дәүләт программалары ярдәм итә.
Сезгә авыр һәм фидакарь хезмәтегез, эшкә бирелгәнлегегез, осталыгыгыз һәм туган якка мәхәббәтегез, җәмгыятебезнең һәм дәүләтебезнең ышанычлы терәге булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә киләчәктә дә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләгезгә иминлек телим.
Альберт ХӘБИБУЛЛИН,
Баулы муниципаль районы башлыгы