Баулыда «Гаиләдәгечә» фестивале узды

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Фестиваль программасы бай һәм кызыклы булды. Гаиләләр ике төп - «Арт - шляпа» һәм «Вело-парад» конкурсларында көч сынашты. Беренче конкурста катнашучылар үзләре сайлаган темага креатив, үзенчәлекле эшләпә күрсәтергә тиеш иделәр.

Кәгазь, табигый материаллардан, кулдан эшләнгән сабыннан, чәчәкле, милли башлыклар. Баулы гаиләләренең фантазиясе чиксез иде.

Икенче «Вело - парад» конкурсы да гаҗәпләндерде. Катнашучылар үз велосипедларын төрлечә бизәгән иделәр.

Конкурслар презентация дефиле форматында узды. Гаиләләр өчен җан атарга коллективлар һәм балалар бакчалары җитәкчеләре килде. Чарада гаиләләрнең әби-бабалары, абый-апалары катнашуы да ямь өстәде.

Төп конкурслардан тыш, фестивальдә башка кызыклы конкурслар да оештырылды.

Фестивальдә катнашучыларга яшьләр берләшмәләре активистлары бәйрәмнең символикасы булган ромашкадан чәчәк бәйләмнәре әзерләделәр. Үзенең иң яхшы җырларын баулыларга Сергей Рыков җитәкчелегендәге «Площадка» вокаль-нструменталь ансабле бүләк итте.

Фестиваль чыннан да «гаиләдәгечә» узды.

Фестивальнең ике төп конкурсына әзерләнгәннәре һәм катнашканнары өчен гаиләләр махсус номинацияләрдә дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Һәр конкурста өч призлы урын сайланды.

"Арт-шляпа" конкурсы нәтиҗәләре буенча:

1 урында -Щербаковлар гаиләсе («Колокольчик» балалар бакчасы)

2 урында -Апсаматовлар гаиләсе («Колокольчик» балалар бакчасы)

3 урында -Денисламовлар гаиләсе («Ромашка» балалар бакчасы)

"Вело-парад" конкурсында:

1 урын-Мөхәммәтвәлиевләр гаиләсе («Виктория» балалар бакчасы)

2 урын – Николаевлар гаиләсе («Алсу» балалар бакчасы)

3 урын-Фәхретдиновлар гаиләсе («Алсу» балалар бакчасы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International