Баулыда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Бәйрәм кунакларын Баулы муниципаль  районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров котлады. 

Ул 47 ел бергә парлы гомер кичерүче Гыйльфановлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды.

Төрле олимпиада һәм конкурсларда җиңүче балалар һәм аларның ата-аналары, спорт белән бергә атлаган, үзләре генә түгел, балаларында да спортка  мәхәббәт уяткан ата-аналар да Рәхмәт хатларына ия булдылар. 

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының иҗад коллективлары бәйрәмгә килүчеләргә матур концерт программасын бүләк иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International