Баулы районында ут төртү очрагын ачыкладылар

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

22 апрель төненә каршы өлешчә торак йорт янган иде. Янгын 100 мең сумлык зыян салган. Янгын күзәтчелеге сорау алучысы Илдар Мөхтәсаров сүзләре буенча, янгынның сәбәбе ут төртү булган. Нәтиҗәдә РФ Җинаять кодексының 167 маддәсенең 2нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

1нче октябрь көнне оператив-эзләү эшләре барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьне кылган зат тотылган. Бу 1983нче елгы баулылы. Эчке эшләр министрлыгының Баулы бүлеге мәгълүматы буенча, ир-ат гаебен таныган. Карарны әлеге эш буенча суд чыгарачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International