Баулы районында масштаблы автофестиваль узды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

31 майдан 2 июньгә кадәр Баулы районында масштаблы автофестиваль узды, анда Татарстан, Башкортостан, шулай ук Казахстан, Удмуртия, Белоруссия, Санкт-Петербург, Мәскәү, Чиләбе, Екатеринбург, Новокубанск, Новосибирск һәм башка күп кенә шәһәрләрдән сәяхәтчеләр җыелды. Исегезгә төшерәбез, ул Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров инициативасы белән узды.

Быел караваннерлар бәйрәме удмурт халкының Гершыд бәйрәменә туры китерелде, әлеге бәйрәм чәчү эшләренең тәмамлануын аңлата. Кунаклар өчен оештыручылар бай программа әзерләгәннәр: концертлар, төрле экскурсияләр, мастер-класслар, учак янында утыру, шарда очу, катамаранда күлдә йөзү, призлар уйнату.

- Фестивальне оештыручыларга, район башлыгы Ильяс Гозәеровка зур рәхмәт. Кешеләр монда меңнәрчә километр араларны узып килгәннәр. Фестиваль күптәннән Татарстан чикләреннән чыгып китте, авто сәяхәтчеләре аны бик ярата. Фестиваль югары дәрәҗәдә оештырылуы белән истә калды, чөнки мәйданчыкта автотуристлар өчен барысы да каралган – су, электр бар, территория бик зур, анда без компанияләр белән бергәләшеп, яхшы ял итә алдык, - ди Татарстан караваннинг һәм автотуризмны үстерү ассоциациясе җитәкчесе Андрей Горностаев.

- Без туристларга Татарстанның кунакчыллыгын, бәйрәмнәребезне, халыклар дуслыгын күрсәтәбез. Гершид бәйрәме моңа дәлил. Киләсе елга тагын да күбрәк автотуристларны көтәчәкбез, чөнки безнең күрсәтерлек бәйрәмнәребез һәм башка чараларыбыз бик күп, - ди Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров. 

Фестиваль кунакларын озатып җибәрде - автотуристлар иң уңай тәэсирләр һәм Баулы фестиваль мәйданчыгына янәдән әйләнеп кайтырга зур теләк белән киттеләр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International