Бүген тантаналы шартларда район Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Сиринә Мөрсәлимованы пенсиягә озаттылар.
20 елдан артык Сиринә Тимерхан кызы җитәкче вазифасында эшли. Бу еллар эчендә ул баулылар тормышының иң мөһим вакыйгаларына шаһит була.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина аңа Рәхмәт хаты тапшырды.