Баулы мәктәпләренә ике автобус бүләк иттеләр

2013 елның 4 октябре, җомга

Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков Баулы районы вәкилләренә авыл мәктәбе укучыларын йөртү өчен ике яңа микроавтобус ачкычларын тапшырды. 

Аннары соң опера театры бинасында республика президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Баулы районы делегациясе составында мәгариф бүлеге начальнигы, 6нчы мәктәп директоры, 2нче балалар бакчасы мөдире, укытучылар, тәрбияче, өстәмә белем бирү укытучысы, шулай ук билгеле меценат Азат Сафин бар иде. Безнең делегацияне муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин җитәкләде.

Фото ТР хөкүмәте порталыннан алынды

 

 


Азат Зиннуров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International