Баулыда армиягә көзге чакрылыш башланды

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Быел көзен илебезнең кораллы көчләре сафларына Баулы районыннан 50 егет чакыралачак. Хәрби частьләргә егетләрнең беренче төркемен ноябрь бәйрәмнәреннән соң озату планлаштырыла. Военкоматта чакырылыш комиссиясе үз эшен башлады. Хәрби комиссар Илшат Халитов әйтүе буенча, аны барлыгы 120 кеше узачак. Баулы егетләренең күпчелеге коры жир, десант, ракета гаскәрләренә җибәрелер дип көтелә. Бер-ике егетне президент полкына алулары да ихтимал. Хәзерге вакытта Преображенский полкында Баулы районының Николашкино авылынаннан Дмитрий Егоров хезмәт итә.    

 


Айгөл ИДИЯТУЛЛИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International