Баулыда Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә узды

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Шәһәрлеләр арасында аеруча бәрәңге популяр иде. Татар Кандыз авылы фермеры Зәмир Сәлихов үзенең продукциясен бик тиз сатып бетерде. Күбесе аны орлыкка алдылар.

Рөстәм Фәттахов ярминкәгә Татар Кандызы буасында үстергән 560 килограмм тере балык китергән. Баулылылар бигрәк тә “Ак амур” исемле балыкны яратып алды. Ярминкәдә шулай ук үз продукциясе белән “Дымка” балыкчылык хуҗалыгы да сәүдә итте.

Сыер итенең бер килограммын бу көнне 200 сумнан 230 сумга кадәр бәя белән саттылар. Баулылыларга кош һәм сарык итләре дә тәкъдим ителде.

Ярминкәдә бал сатучылар да күп иде. Бал белән Баулы районында яшәүчеләрдән тыш, Оренбург өлкәсе кешеләре дә сәүдә итте.  

“Кызылъяр” ЧҖҖ, “Газзалиев” КФХ һәм тагын берничә фермер бодай һәм фураж сатты.


Кадрия ГЫЙМАЗОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International