Сәяхәттә 1номерлы мәктәпнең 4,5 класс укучылары катнаштылар. Сәяхәтебез 7 тукталыштан торды. Сәяхәтне китапханә мөдире Гафиятова Вәсилә Габдулловна алып барды.
1нче тукталыш: “Туган якта”- Роберт Миңнуллинның тормыш юлы сөйләнелде.
2нче тукталыш: “Китап киштәсе” –иҗат юлы яктыртылды.
3нче тукталыш: “Мактау тактасы”- Р. Миңнуллинга бирелгән мактаулы исемнәрне атау.
4нче тукталыш:”Шигъри тәлгәшләр”-укучылар тарафыннан Р.Миңнуллинның шигырьләре укылды;
5нче тукталыш: “Тапкырлар иле”- Р. Миңнуллинның әсәрләре буенча табышмаклар әйтеп кроссвордка урнаштырырга иде .
6нче тукталыш: “Эш сөйгәнне ил сөйгән”- журналист, дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинның тормыш юлында башкарган вазыйфаларын яктырту.
7нче тукталыш: “китапханә” –сәяхәтебез китапханәдә тәмамланды.
Сәяхәт вакытында слайд –шоу күрсәтелде. “ Роберт Миңнуллинга 65 яшь” дигән китап күргәзмәсе эшләде, китаплары буенча күзәтү үткәрелде.
25 кеше катнашты. 17 экз китап бирелде.

