Баулылы тагын бер җиңү яулады

2013 елның 27 сентябре, җомга
Виктор Мельников “Ир-атлар-65” яшь төркемендә 200 метрлы арадагы узышларда – беренче, ә 100 метрлы йөгерүдә икенче урынга лаек булган. Әлеге уңышлары өчен якташыбызга Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе дипломнары тапшырылган. “Баулынефть” идарәсенең кадрлар бүлеге әйдәүче инженеры Айрат Хафизов хәбәр итүенчә, ярышлардан әйләнеп кайткач, Виктор Ивановичны җиңүе белән предприятие җитәкчеләре дә тәбрикләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International