“Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестивале

2024 елның 9 феврале, җомга

Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан, 2019 елдан башлап ел саен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы «2016-2025 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» карары белән расланган дәүләт программасына ярашлы рәвештә, «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале уздырыла.

Чара шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамлылыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына кызыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Фестивальдә милләтенә, диненә, яшәү урынына карамастан, гаилә-туганлык төркеменең берничә буыны вәкилләре берләштерелгән гаилә династияләре катнаша. Катнашучыларның максималь саны чикләнми, минималь төркеме ике буын вәкилләреннән тора, яшь чикләүләре юк.

Бәйгенең муниципаль этабы Баулы районында 2024 елның 20 февралендә узачак.

Фестивальдә катнашу өчен гариза бирүчеләр 18 февральгә кадәр Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитетына кәгазь яки электрон рәвештә гариза бирәләр.

Муниципаль этапта җиңүчеләр (1,2,3 урыннар өчен) ТР Дәүләт архивы тарафыннан дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә:

1 урын өчен 50 000 (илле мең) сум;

2 урын өчен 40 000 (кырык мең) сум;

3 урын өчен 30 000 (утыз мең) сум.

Фестивальне үткәрү тәртибе, вакыты, уздыру шартлары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитетының «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырыла (http://arhiv.tatarstan.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International