Республика яшьләре командасының бер өлеше бул: “Кадрлар резервы” Республика проектына кил

2024 елның 9 феврале, җомга

Республика “Кадрлар резервы” проектында катнашу өчен гаризалар кабул итү кампаниясе старт алды.

Әлеге сезонда һәр катнашучы – ул яшьләр командасының булачак әгъзасы. Проектны үткәннән соң катнашучылар үз көчләрен яшьләр проектларын үстерүгә, шулай ук республиканың яшьләр берләшмәләренә яңа идеяләр формалаштыруга юнәлдерергә мөмкиннәр. Проект финалистларының “Урам” экстрим-паркы командасына, ТР-ның Яшьләр үзәгенә, ТР-ның иҗади яшьләр Академиясенә, “Патриот” Республикеа үзәгенә, Ресурс үзәгенә кушылу мөмкинлеге бар.

Уникаль үсеш программасы апрельдән сентябрьгә кадәр узачак һәм өч көндезге һәм ике дистанцион этаптан торачак, алар кысаларында ике юнәлеш буенча эш алып барылачак:

•  “Булдырам һәм үстерәм” –  яшьләр сәясәтенә керергә, үз проектларын булдырырга һәм гамәлгә ашырырга, шулай ук республиканың гамәлдәге командаларында һәм оешмаларында үзләрен тормышка ашырырга өйрәнергә теләүчеләр өчен. Бу юнәлештә 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

• “Масштаблыйм һәм үстерәм” — яшьләр сәясәте өлкәсендә үсеш алган, үз командасы яки оешмасы булган, шулай ук яңа дәрәҗәгә чыгарга, үзен күрсәтергә һәм компетенцияләр даирәсен киңәйтергә теләгән кешеләр өчен.

Бу юнәлешкә, 2 елдан артык яшьләр сәясәте өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр яшь кешеләр гариза бирә ала.

«Кадрлар резервы» республика проектында катнашу өчен, 2024 елның 11 мартына кадәр, www.rezervrt.ru сайтында гариза бирергә мөмкин.

"Кадрлар резервы" республика яшьләр проекты 2009 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелә.

Белешмә өчен:

14 ел эчендә проектта 15700дән артык кеше катнашкан. Барлыгы 2310 кеше укытылган, шуларның 210-дан артыгы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә чакырылган; 330-дан артык катнашучы һәм финалист сәнәгать һәм коммерция секторлары предприятиеләренә эшкә урнаштырылган; 85-дән артык проект тормышка ашырылган, 2460-тан артык социаль акция гамәлгә ашырылган, 350-дән артык интерактив-белем бирү чаралары үткәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International