Бүген 3-нче мәктәп укучылары көрәкләр белән коралланып, Фәнис Яруллин һәйкәле тирәсендәге территорияне кардан арындырды. Кар көртләрен алар тиз “җиңделәр”.
Иртәгә, 9 февральдә, һәйкәл янында шагыйрь-якташыбызның туган көненә багышланган чара узачак.