Үзәк китапханәдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Безгә йөрәк аша дөнья күренә», дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Анда Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина, инфраструктура үсеше буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Сафиуллин, Баулы районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле ярдәмче Лилия Фәхриева, «ВОС» җирле оешмасы рәисе Ольга Лыкова, инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләйсән Гарифуллина, ВКК буенча үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Әлфия Макаримова, Республика ресурс үзәгенең социаль эш буенча белгечләр, социаль фонд вәкилләре катнашты.
Үз чыгышларында оешма җитәкчеләре һәм белгечләре инвалидларга социаль пособиеләр түләү, инвалидлар өчен торак бирү, техник чаралар алу, шифаханә-курорт юлламалары бүлеп бирү, табибларның йортка килүе һәм башка социаль әһәмиятле мәсьәләләр турындагы сорауларына җавап бирделәр.