Баулыда барлык торак пунктлар билгеләнгән район картасы формасында иң зур бавырсак әзерләгәннәр һәм Россиянең рекордлар китабына керткәннәр. Бавырсакны районның төрле авылларыннан сигез оста кондитер әзерләгән.
Баулылар рекордын Россия рекордлар Китабы вәкиле теркәгән. Татлы картаның озынлыгы 73 сантиметрдан артык, киңлеге 2 метр 68 сантиметр һәм биеклеге 10 сантиметр тәшкил иткән.
Бу ял көннәрендә баулылылар өч вакыйганы — Татарстан Республикасы көненә, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Баулы шәһәре көненә багышланган бәйрәмне зурлап билгеләп үткәннәр.
Вакыйгалар шәһәрнең үзәк мәйданында үткән. Кунакларны интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар, күргәзмәләр, конкурслар, һөнәрчеләр базары һәм бәйрәм концерты көткән. Икенче мәйданчыкта «Без төрле, әмма без бергә» лозунгы астында гастрономия зонасы эшләгән. Монда Баулы районында тату яшәүче төрле милләт халкы ризыкларын күрергә һәм татып карарга мөмкин булган.
Иң күп кеше җыйган мәйданчык «Россия рекордына барабыз» булган. Гигант бавырсак әзерләгән һәр останың үз рецепты, үз технологиясе.