Баулыда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

31 майда 2-нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта түбәндәге сораулар каралды:

Мәгариф оешмаларында профилактика Советлары эшчәнлеге тәртибе турында, 6-нчы санлы мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары А.М. Кәлимуллина чыгыш ясады.

 Мәгариф оешмаларында профилактика эшен оештыруда ведомствоара хезмәттәшлек турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлегенең УУП һәм ПДН бүлеге начальнигы Ю.В. Козлов чыгыш ясады.

Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балаларны ачыклауда ведомствоара хезмәттәшлек, гаиләләрне реабилитацияләүнең индивидуаль-профилактик программасын гамәлгә ашыру турында «Милосердие» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Т. Н. Гыйззәтуллина чыгыш ясады.

“Куркынычсыз җәй эшләре панорамасы”темасы буенча “Баулы муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Игнатьева Р. И. чыгыш ясады.

Балигъ булмаганнарның җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында “Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Яшьләр эшләре буенча бүлеге” начальнигы А. А. Хәлиуллин чыгыш ясады.

Баулы муниципаль районында Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» үсеше турында. (”Ласточка”атономияле балалар сәламәтләндерү ял итү учреждениесе директоры С. Н.Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International